Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас укучылары һәм укытучылары фәнни чараларда актив катнашалар

Укучылар призлы урыннарга лаек була.

Мәктәпнең эшчәнлеген хәзерге көндә рейтинглар белән бәялиләр. Бу факт укытучыга да, укучыга да тәэсир итми калмый. Шуңа күрә, мәктәптә дәрестән тыш эшләү программасы нигезендә, педагоглар һәм укучылар төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнар һәм исәп-хисапсыз түләүле (бәяләре дә шактый тора) һәм түләүсез конкурсларда даими рәвештә катнашып киләләр.

Әле шушы көннәрдә генә ZOOM аркылы читтән торып уза торган секция эшендә катнаштылар. Жюри әгъзалары 6 сыйныф укучысы Айнур Садретдинов (җитәкчесе Венера Казакова) һәм Рияз Садретдиновның (җитәкчесе Розалия Садретдинова) чыгышларын җылы кабул иттеләр.

16 апрельдә туган төбәк тарихының серләре белән башка укучыларны, КФУ галимнәрен таныштыру максаты белән Казан шәһәренең 177нче лицеенда Александр Бутлеров исемендәге IIIнче республика фәнни-гамәли конференциянең читтән торып уздырылган турында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында КФУның Химия институты галимнәре, ТР Укытучыларының белемен арттыру институты фәнни  хезмәткәрләре дә бар  иде.

Әлеге конференциядә КИМ мәктәбенең математика укытучысы Нурия Фәтхрахманова үзенең укучысы Виктор Синчугов белән уңышлы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗә буларак, мәктәпкә ике лауреат дипломы бирелде, ә КИМ мәктәбе укучысы Виктор Синчугов мактаулы 3 урынны алды.

"Әлеге мәртәбәле чараларда катнашу аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда этәргеч булачак, дигән өметтә каласы килә" - ди Көек мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Казаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев