Мәктәпләр рейтингы ни турында сөйли?
Үткән уку елы йомгаклары буенча мәгариф бүлеге гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән бергә район мәктәпләре рейтингын төзеделәр.
Биредә белем бирүнең сыйфатына комплекслы бәя бирү, аны яхшырту һәм укыту процессын оештыру дәрәҗәсен күтәрү, аның нәтиҗәсе турында дифференцияле һәм һәр яклы мәгълүмат алу, шулай ук укытучыларны кызыксындыру өчен аларның профессиональ казанышларына бәя бирү бурычы куелды.
Мәктәпләрнең нәтиҗәле эшенә бәя бирү өчен түбәндәге критерияләр һәм юнәлешләр исәпкә алынды:
укучыларга белем бирүнең сыйфаты (математика, рус теле һәм сайлап алынган фәннәрдән БДИ буенча уртача балл, аттестатсыз калган 11 класс укучылары юкмы);
милли телдә белем бирү (туган телне өйрәнүгә тарту, 9 классларда бердәм республика тестының уртача баллы);
сәләтле балалар белән эшләү системасы (муниципаль, республика, региональ, Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар);
тәрбия эшләре (тәрбияви юнәлештәге муниципаль, республика, региональ конкурсларның йомгаклау этабы призерлары, җиңүчеләре, балигъ булмаучылар арасында хокук бозулар динамикасы);
иминлекне тәмин итү һәм сәламәтлекне саклау эшчәнлеге (укучылар арасында имгәнүләрнең юклыгы);
кадрларларны үстерү сыйфаты (35 яшькә кадәрле югары һәм беренче квалификация категорияле укытучылар саны, грант алган укытучылар саны, һөнәри осталык буенча муниципаль, республика һәм федераль конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар);
Шушы күрсәткечләрне исәпкә алып, балларның йомгаклау суммасы билгеләнә һәм рейтинг коэффициенты бирелә. Безнең район мисалында ул түбәндәгечә килеп чыкты:
Мәктәпләр Баллар Коэффициент күләме
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин аңлатмасы:
- Рейтинг нәтиҗәләре барысын да ачык күрсәтә. Хәзер һәр укытучылар колллективы үз эшләрендә ирешкән уңышлары һәм кимчелекләре, беренче чиратта ниләр эшләргә кирәклеге турында яхшы белә. Гомумән, укыту-тәрбия эшендә бер генә юнәлешне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Мәктәп данын укучылар күтәрә, шуңа күрә алар тирән белемле, тәрбияле, хәзерге тормышта үз урыннарын таба белә торган, үз иленең чын гражданнары, җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы кешеләр булып чыгарга тиеш. Укытучыларның төп бурычы әнә шунда.
Фото http://www.biznes-portal.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев