Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өлкән класс укучылары белән очрашу

Район мәктәпләренең өлкән класс укучылары һәм Спас тармак технологияләре техникумы студентлары Казан югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты. Очрашуның төп максаты - мәктәп тәмамлаган яшьләрне район агросәнәгать комплексларына югары квалификацияле белгечләр хәзерләү өчен авыл хуҗалыгы югары уку йортларына җәлеп итү. Очрашу барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис...

Район мәктәпләренең өлкән класс укучылары һәм Спас тармак технологияләре техникумы студентлары Казан югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуның төп максаты - мәктәп тәмамлаган яшьләрне район агросәнәгать комплексларына югары квалификацияле белгечләр хәзерләү өчен авыл хуҗалыгы югары уку йортларына җәлеп итү. Очрашу барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов район үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтте. Ул үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча күрсәткечләрне яктыртты.
Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе исеменнән профессор, экология кафедрасы мөдире Айрат Сабиров чыгыш ясады. Казан дәүләт аграр университетка керү кагыйдәләре белән укучыларны якташыбыз, Иске Рәҗәп мәктәбен тәмамлаганнан соң шушы уку йортында укыган Дилүс Шәрипов таныштырды.
Бу югары уку йортлары турында тулырак мәгълүматны укучылар махсус хәзерләнгән буклет материалларыннан алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев