Районның туксанга якын кешесе узган шимбәдә уздырылган рус теле марафонында катнашты.
Төрле яшьтәге кешеләр әлеге акциядә катнашу өчен шәһәрдәге урта мәктәпләрдә һәм техникумда җыелдылар.
Шунысы куанычлы, акциядә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, быел, мәсәлән, үзләренең белемен тикшереп карарга теләүчеләр саны узган елгыга караганда ике тапкырга күбрәк булган.
Акциядә катнашучылар татар язучысы Гүзәл Яхинаның "Минем балаларым" тексты буенча эшләделәр. Текст "Иртә", "Көндез" һәм "Кич" дигән өч бүлеккә бүленгән иде. Безнең конкурсантларга өченче бүлек тәкъдим ителде. Текстны мәктәпләр һәм техникум укытучылары укыды һәм тикшереп чыктылар. Нәтиҗәләр болайрак: ике эш "биш"кә, егермегә якыны "дүрт"кә, калганнары исә "өчле"гә үтәлгән. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, диктантны "бишкә" язучыларга Гүзәл Яхинаның култамгасы төшерелгән китабы тапшырылачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев