Рияз Садретдиновка диплом тапшырылды.
Бураково урта мәктәбенең 10 класс укучысы Рияз Садретдинов биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды.
Олимпиада 2-6 февральдә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан йөзләгән 8-11 класс укучылары катнашты.
Риязга призер дипломы тапшырылды. Укучыны олимпиадага Бураково урта мәктәбенең биология укытучысы Нурания Хөснетдинова әзерләгән.
Нет комментариев