Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Бергәләп өйрәнәбез

Безнең Ямбакты авылы балалар бакчасында һәр пәнҗешәмбе көн рус теленә багышлана. "Салават күпере" бакчасы хезмәткәрләре барлык уеннарны, дәресләрне, күнегүләрне бары тик рус телендә генә үткәрәләр. Шулай итеп, балалар рус теленә өйрәнеп үсәләр. Алар моны мавыктыргыч уен буларак кабул итәләр һәм ул аларга бик ошый. Анда катнашып, балалар әкренләп рус теле...

Безнең Ямбакты авылы балалар бакчасында һәр пәнҗешәмбе көн рус теленә багышлана.

"Салават күпере" бакчасы хезмәткәрләре барлык уеннарны, дәресләрне, күнегүләрне бары тик рус телендә генә үткәрәләр. Шулай итеп, балалар рус теленә өйрәнеп үсәләр. Алар моны мавыктыргыч уен буларак кабул итәләр һәм ул аларга бик ошый. Анда катнашып, балалар әкренләп рус теле нигезләрен үзләштерәләр. Бу эштә китапханә хезмәткәре дә катнаша: мин иртән балалар бакчасына килеп, нәниләрне яңа балалар китаплары белән таныштырам, аларга рус телендә китаплар укыйм.

Бакча балалары китап карарга яратса да, көне буе бакчада булганлыктан, әле китапханәгә йөри алмыйлар. Шунлыктан без бакча мөдире Люция Әхәт кызы Хәйбуллина белән бергә, китапханә бакчага үзе килергә тиеш, дигән карарга килдек. Башта мин китаплар гына алып килә идем, ә соңгы елларда безнең китапханәгә матур итеп бизәлгән, ачык төстәге балалар китаплары бик күп кайтты. Андагы рәсемнәрне балалар кызыксынып карадылар. Ә соңрак мин аларга һәр пәнҗешәмбе көнне рус телендә китаплар укый башладым.

Рус теле балалар өчен чит тел кебек булганлыктан, тәрбияче Равия Билалетдинова белән без укыла торган китапларны бик җентекләп сайлыйбыз. Уку өчен кыскарак, әмма кызыклырак эчтәлекле китаплар табарга тырышабыз, шулай ук нәниләрнең теләкләрен дә исәпкә алабыз. Һәр очрашу балаларга шатлык китерергә тиеш.

Ләйлә Хөсәенова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев