Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юбилей белән котладылар

Чәчәкле авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйтүнә Сөләйманова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Анатолий Некрасов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева килгән иде.
Кунаклар Зәйтүнә апаны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
Үз гомерендә күп авырлыклар кичергән Зәйтүнә Сөләймановага язмыш сынауларын лаеклы җиңеп чыгуы, тормышны яратуы, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, аңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев