Юбилеең белән, Бәдәр апа!
Аграмак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Бәдәр Шабановага туксан яшь тулды.
Бәдәр апаны туган көне белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Күп бала тәрбияләп үстергән һәм районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Бәдәр Садыйк кызына ихластан рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев