Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ураза бәйрәме белән!

Дүртенче июньдә бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтә.

Район башлыгы Камил Нугаев милләттәшләребезне олы һәм якты бәйрәм  белән котлый.
– Ураза ае – рухларыбызны сафландыра торган ай. Халкыбыз бу айны изге эшләр кылып, тынычлык һәм иминлеккә шөкер итеп, изге теләкләр теләп үткәрде, диелә котлауда.
Мондый зур бәйрәмнәр безнең күңелләрдә киләчәккә булган өметне тагын да арттыра. Иң куанычлысы шунда, рухи яктан чистарыну, игелеклелек кебек төшенчәләр элек-электән үк башка дин вәкилләренә дә хас булды һәм изге эшләргә, изге гамәлләргә тартып торды. Боларның барысы да тынычлык һәм килешеп яшәүнең нигезен тәшкил итә. Ураза бәйрәме кешегә көч һәм илһам өсти, изге эшләргә чакыра, һәр гаиләгә, һәр кешегә бәхет һәм шатлык бүләк итә. Изге Рамазан ае барган көннәрдә мөмкинлекләре булган кешеләр шәһәрдә һәм авылларда ифтар мәҗлесләре уздырды. Аларның саваплы гамәлләре үзләренә дә савап булып кайтсын иде.
Районыбыз мөселманнары киләчәктә дә милләтара һәм конфессияләр арасындагы дуслыкны ныгыту һәм саклау, туган ягыбыз, республика һәм илебезне тагын да үстерү өчен үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр, диелә район башлыгы котлавында. Динебез башка халыклар арасындагы дуслыкны, туганлык җепләрен ныгытуда әһәмиятле роль уйнар. Милләттәшләребез ничәмә-ничә еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре белән дуслар һәм туганнар кебек яшәделәр, бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Ураза бәйрәме һәр йортка тынычлык, иминлек, муллык һәм бәрәкәт алып килсен, рухи көч өстәсен, күңелләребездәге өмет нурын арттырсын! Тормышыгызны күбрәк изге эшләр бизәсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин тормыш, гаилә     
  бәхете телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев