Укытуның үзенчәлекләре турында
Яңалыклар

Укытуның үзенчәлекләре турында

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең чираттагы семинары федераль дәүләт стандартлары кысаларында ике телдә белем бирү темасына багышланды.

Семинар эшендә Яр Чаллыдагы педагогия институты укытучылары, педагогия фәннәре кандидатлары Зифа Зарипова һәм Рушания Кидрячева катнашты. “Рус балаларын татар теленә өйрәтү” программасының авторлары буларак, алар рус балаларына татар телен укыту үзенчәлекләре турында сөйләделәр, “Родничок”, “Колосок”, “Антошка” балалар бакчаларында уздырылган дәресләргә анализ ясадылар.


Нет комментариев