Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларны көтеп калабыз!

Икенче яртыеллыкка газетага язылырга бер ай гына калса да, күпләр әле газета-журналларга язылып өлгермәгән.

Шуңа күрә газета укучыларның исенә төшерәбез - почта аша язылган очракта безнең газетаның бәясе 648 сум тәшкил итә. Ә альтернатив пунктлардан килеп алырга мөмкинлеге булган кешеләр өчен бу сумма 450 сум гына тәшкил итәчәк. Мондый пунктлар 2нче шәһәр мәктәбе, тармак технологияләре техникумы, хастаханә каршында эшли.
Билгеле, һәр кешенең дә финанс мөмкинлекләре бертигез түгел, шулай да "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе турында да онытмагыз. Анда катнашучылар якыннарына һәм дусларына безнең газета укучылары булырга ярдәм итә ала.
Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча газета редакциясе иң актив почта бүлеге, почтальоннар һәм җәмәгать таратучыларга истәлек бүләкләре тапшырачак.
Теләге булган һәр кеше "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан игълан ителгән бүләкләр уйнатуда да катнаша ала. Моның өчен агымдагы елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖ чыгарган кимендә өч басмага алты айга язылу турында квитанциянең күчермәсен җибәрергә кирәк. Бу юлы төп приз - телевизор, аннан тыш, өч санлы фотоаппарат һәм сарык йоныннан 15 одеял уйнатыла.
Басмаларга язылу турында квитанцияләр күчермәсен түбәндәге адрес: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, яки podpisкa@tatmedia.ru адресы буенча, "Акция" дигән билге белән җибәрергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X