Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Уңган игенчеләргә – бүләкләр

Күптәнге матур гадәт буенча ел саен районның бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Узган дүшәмбедә мондый бүләкләрне басуда Нияз Хәбибуллинга (ОАО “ВЗП Булгар”), Хәсәнҗан Зариповка (АО “Авангард”), Александр Бурмистровка (Александр Планин хуҗалыгы), Шамил Гатинга (Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы) һәм Евгений Борюшкинга (Андрей Синицин хуҗалыгы) тапшырдылар.

– Игенче үзенең хезмәте белән мактаулы, – диде механизаторларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев.

– Югары нәтиҗәләргә ирешеп, сез районны данлыйсыз, үз хуҗалыгыгызга зур файда китерәсез. Булдырасыз егетләр, киләчәктә дә сынатмагыз!

Игенчеләрне хөрмәтләү белән бәйле берничә генә минутка сузылган кыска ял вакытында район башлыгы хуҗалыкларда кыр эшләре барышы белән таныштырды. Урак темплары әйбәт,  җәйнең коры килүенә карамастан, бөртекле культуралар ярыйсы гына уңыш бирә. Бүген алда торган төп бурыч – басуларда үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу һәм киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салу. Моның өчен хуҗалыкларның мөмкинлеге җитәрлек. Һава торышы да игенчеләр файдасына булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев