ТР Диния нәзарәте ифтарда ярдәм итү өчен волонтерлар җыя
Гаризаны 16 яшьтән өлкәнрәкләр бирә ала.
Республиканың Диния нәзарәте республика күләмендә уздырыла торган ифтарда ярдәм итү өчен волонтерлар җыя башлады. Быел мәҗлес унынчы тапкыр оештырылачак. Волонтерларга килгән кунакларны каршы алу, намаз укуны оештыру, табынга ризыклар китерү һәм мәҗлестән сң өстәлләрне җыю бурычы куела. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның өчен 500 волонтер кирәк булачак. Төп шарт – аларның яше 16дан ким булмаска тиеш.
Волонтерлык итәргә теләүчеләр мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге телеграм каналында яки сайттагы банер аша теркәлә ала.
Исегезгә төшерәбез, быелгы республикакүләм мәҗлесе Идел болгарларының ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуына багышлана. Юбилей ифтар ашына 10 мең кеше киләчәк, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев