Тиздән – алдынгылар слеты
Ел саен үткәрелә торган әлеге чара киләсе җомга көнгә, 26 февральгә билгеләнгән.
Гадәттәгечә, бу көнне район үзәгенә халык хуҗалыгының төрле тармагыннан хезмәт алдынгылары җыелачак.
Терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре, сатучылар һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре бу көнне үз коллективлары исеменнән чыгыш ясап, район җитәкчеләре һәм кунакларның игътибар үзәгендә булачак. Үзләренең тырыш хезмәте белән шәһәр һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Ә бу тантанага үзешчән артистлар чыгышы тагын да ямь өстәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев