Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техниканың әзерлеге тикшерелде

Агропромышленность комплексы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр" җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүенә тиешле бәя бирелде.

Киңәшмәдә район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасының "Гостехнадзор" идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы вәкилләре катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов хуҗалыкларның бүгенге хәленә анализ ясады, 2017 елга билгеләнгән планнар белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре басуга чыгарга әзер булулары турында белдерделәр. Чәчү мәйданнарының структурасын оптимальләштерү, техника, ягулык-майлау материаллары, орлык, минераль ашламалар һәм башка нәрсәләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Хуҗалыкларның язгы чәчүгә ничек әзерләнүенә тиешле бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев