Татарстанда Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны соңгы юлга озаттылар
Марат Садыйков Мирный поселогы зиратында җирләнелә.
Казан шәһәрендә вакытсыз вафат булган ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Министрны соңгы юлга озатырга якыннары, дәүләт җитәкчеләре, хезмәттәшләре җыелды.
Хушлашу мәрасимен Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу Татарстан өчен авыр югалту.
Дәүләт җитәкчеләре, хезмәттәшләре мәрхүмнең гаиләсенең олы кайгысын уртаклаштылар.
Марат Садыйков Мирный бистәче зиратында җирләнәчәк.
ФОТО: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев