Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Татар кызы” Болгарга килде

Октябрь аенда Казанда узачак “Татар кызы – 2018” халыкара конкурсының финалында катнашучылар Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына килделәр.

Иң чибәр һәм акыллы татар кызы исеменә лаек булу өчен Татарстан, Литва, Австрия, Казахстан, Новосибирск, Красноярск, Омск, Карелия Республикасыннан һәм илнең башка шәһәрләреннән 29 кыз көч сынашачак.

Конкурс интеллектуаль, кулинария, иҗади һәм башка этаплардан тора. Болгарга килгән кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Кызлар өчен музей-тыюлык буйлап экскурсия оештырылды, аларны ХIII–XIV гасырларның архитектура һәйкәлләре һәм музей объектлары белән таныштырдылар.

Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклау, рухи байлыгыбыз белән киләчәк буыннарны таныштыруны максат итеп куйган әлеге уникаль конкурсны “Татар кызы” халыкара конкурсы дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы  ТР хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгы булышлыгы белән уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев