Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тарихны кем яхшырак белә?

2нче урта мәктәп базасында 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышланган район фәнни-тикшерү конференциясе булды. Ул укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, традицияләр белән таныштыру максатыннан мәктәп интеллектуаль марафоны кысаларында үткәрелде. Балалар игътибарына "Скажи-ка, дядя, ведь недаром..." дигән телдән журнал тәкъдим ителде, аннары алар Иж-Борискино мәктәбенең 8 класс...

2нче урта мәктәп базасында 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышланган район фәнни-тикшерү конференциясе булды.
Ул укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, традицияләр белән таныштыру максатыннан мәктәп интеллектуаль марафоны кысаларында үткәрелде. Балалар игътибарына "Скажи-ка, дядя, ведь недаром..." дигән телдән журнал тәкъдим ителде, аннары алар Иж-Борискино мәктәбенең 8 класс укучысы Кристина Кукушкина (укытучы Зинаида Мокшина), Ким мәктәбенең 11 класс укучысы Алсу Гатауллина (Надежда Романова), 2нче мәктәпнең 10 класс укучылары Гөлназ Сабирова һәм Владислав Мөхәммәтовның (Елена Черкасова) конкурска багышланган эшләрен тыңлап, фикер алыштылар.
Интеллектуаль уен вакытында сугыш вакыйгалары, Бородино бәрелеше турында, гаскәр башлыкларын белү буенча бәйге булды. Анда зур өстенлек белән җиңеп чыккан Владислав Мөхәммәтовка "Мәктәп интеллектуалы-2012" титулы бирелде. Башка катнашучылар да төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция