Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Табиб булырга теләүчеләр өчен

Район хастаханәсендә “Ак халатлы фәрештәләр” медицина фестивале кысаларында, киләчәктә табиб булырга теләүчеләр өчен очрашу үткәрделәр.

Ольга СТРЕЛОВА

Сигезенче мәртәбә уздырыла торган фестиваль мәктәпне тәмамлаучыларга киләчәктә сайларга җыенган һөнәр турында кызыклы мәгълүматлар алырга, медицина учреждениесе яки профильле югары уку йорты белән якыннанрак танышырга ярдәм итә. Район хастаханәсендә узган очрашуга шәһәрдәге беренче һәм икенче урта, кадетлар һәм санаторий мәктәп-интернатның медицина тармагында эшләргә теләгән укучылары килде.
Учреждениенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наил Исхаков мәктәпне быел тәмамларга җыенган укучыларга табиб һөнәре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Спас районында табиблар һәм башка медицина хезмәткәрләре җитешми. Бу кирәкле һөнәрне сайлаучыларга дәүләт төрле ярдәм күрсәтә, яшь белгечләр торак белән тәэмин ителә.
Укучылар алдында шулай ук Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге белгече Ольга Герасимова һәм Казан дәүләт медицина университетының икенче курс студенты Виктория Курсина чыгыш ясады.
Вика мавыктыргыч итеп университетта ничек укуы, студентлар тормышы, Казан медицина мәктәбенең данлы традицияләре турында сөйләде. Презентация барышында республиканың төп медицина югары уку йорты тарихы, белем биргәндә кулланыла торган алдынгы технологияләр, фән казанышлары белән таныштырдылар. Өлкән класс укучыларына шулай ук КДМУ турында фильм күрсәттеләр, уку йортының буклетларын тапшырдылар. Соңыннан хастаханә буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар поликлиникада һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә булдылар.
Кем белә, бәлки бу очрашу яшьләргә киләчәктә табиб һөнәрен сайларга этәргеч бирер әле, дип тә ышанасы килә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев