Студентлар полициягә килде (ФОТО)
Бөтенроссия “Студентлар десанты” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлегендә тармак технологияләре техникумы студентлары белән очрашу булды.
Әлеге чара студентларны полиция эше белән таныштыру максаты белән үткәрелде. Очрашуда Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Алексей Судариков, бүлек хезмәткәрләре белән эшләү буенча җитәкче урынбасары, полиция подполковнигы Николай Усов, бүлектәге хезмәт җитәкчеләре, шулай ук бүлек ветераннары советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Рәфыйк Җәләетдинов катнашты. Алар студентларга полиция подразделениеләренең эше, бүлекнең оешу тарихы турында сөйләделәр, эш барышында килеп чыккан төрле очракларны, хәтергә уелып калган вакыйгаларны искә төшерделәр.
Яшүсмерләргә һәм кызларга полиция хезмәткәрләре карамагындагы коралларны тотып карау, сүтү һәм җыю мөмкинлеге бирелде, аларга бүлектәге автомобиль транспортын, җинаятьләрне ачуда зур ярдәм күрсәтә торган этләрне күрсәттеләр, полиция кинологлары хезмәте белән таныштырдылар.
Моннан тыш, студентлар җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эше буенча инспекция инспекторлары һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә кайбер практик биремнәрне үтәүдә дә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев