Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районының Татар Такталы халкы ифтарга җыелды (+ФОТО)

Мәчеттә узган мәҗлестә авыл халкы белән бергә читтән кайтучылар да катнашты.

Кичә Спас районының Татар Такталы халкы ифтарга җыелды. Авыл халкыннан тыш, мәҗлестә читтән кайтучылар да катнашты.

Мөселман кардәшләребезне зурлап ифтар ашын оештырган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка олысы-кечесе рәхмәт әйтте, аңа саулык, гаилә бәхете, эшендә һәм тормышында зурдан-зур уңышлар теләделәр. Спас районы имам-мөхтәсибе Фәргат хәзрәт Минсәгыйров та Такталы халкына изге теләкләрен күп итеп җиткерде:

– Рамазан ае – һәр мөселман кешесе өчен көтеп алган, тәкъвалык ае. Аллаһыбыз ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тотабыз. Суның, икмәкнең һәр валчыгына кадәр тәмен тоярга мөмкинлек биргән ай,”- диде хәзрәт.

Ифтар мәҗлесе изге Коръәннән сүрә һәм аятьләр белән үрелеп барды. Ураза тотучылар еллар имин, күк йөзләребез аяз булсын, кешеләр кайгы-хәсрәт күрмәсен иде, дип теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев