Спас районында “Яңа ел белән, ветеран!” акциясе башланды
Акция кысаларында депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котлыйлар.
Спас районында “Яңа ел белән, ветеран!” акциясе башланып китте. Район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Фәргат Мөхәммәтов якташы, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны өенә килеп котлады.
Район башлыгы ветеранга кылган изге гамәлләре, батырлыгы өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек теләде һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырды.
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан (Зиннәтулла ага 7 ноябрьдә 97 яшен тутырды), ветеран җәмәгать тормышында актив катнаша, экспонатларын үзе бөртекләп җыйган мәктәп музеена җитәкчелек итә.
“Фронтка киткәндә, исән калсам, укытучы булам, дип үз-үземә сүз бирдем. Сүземдә тордым. Сугыштан кайткач, Иске Рәҗәп мәктәбендә тарих һәм хәрби әзерлек нигезләрен укыта башладым”, - ди Зиннәтулла ага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев