Спас районында Изге Болгар җыенын оештыруга өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүген Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин традицион дүшәмбе киңәшмәсен бүләкләү тантанасыннан башлады.
Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасын әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина;
БГИАМЗ директоры Рамил Җиһаншин;
Әҗмәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлитов;
Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емельшина;
«Экосервис» ҖЧҖнең Спас участогы начальнигы Александр Блюденов;
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективы;
Болгар кадет интернат-мәктәбе һәм Болгар санаторий мәктәбе коллективлары;
«Олимп» спорт мәктәбе коллективы;
«Спас оптторгы» ПБ коллективы;
Шәхси эшмәкәр Скоблионок Т. В. коллективы.
Барысы да район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
"Бәйрәм, чыннан да, югары дәрәҗәдә үтте. Моны тантана кунаклары да билгеләп үтте. Уңай фикерләр күп булды. Сез барыгыз да бик яхшы эшләдегез. Эшкә җаваплы каравыгыз һәм яхшы эшләвегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте Фәргат Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев