Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында «ГТОга юлым» балалар конкурсының муниципаль этабы узды

1-4 сыйныф укучылары ГТО комплексын иҗатта сурәтләделәр.

Спас районында «ГТОга юлым» балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы узды 1-4 сыйныф укучылары үзләренең иҗади мөмкинлекләрен һәм ГТО комплексына мөнәсәбәтен рәсемнәр һәм эшләнмәләр рәвешендә күрсәтә алдылар.

Конкурс мәктәп укучылары арасында ГТО комплексын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч бирүче шартлар тудыру, ГТО комплексы белән кызыксынучы балаларны бүләкләүне максат итеп куя.

Конкурста беренче шәһәр мәктәбе укучылары Эмилия Кәримкулова, Нина Кузовкина һәм Егор  Рубцов катнашты.

Икенче шәһәр мәктәбеннән – Алена Алексеева, Адель Әхмәдышев, Дарья Битунова, Полина Борисова, Дарья Ковальчук, Тимур Сәетов, Камилә Шакирова.

Бураково урта мәктәбеннән – Милана Краскова.

Полянка урта мәктәбеннән –  Виктория Плахова,  Есения Бородина,  Дмитрий Изотов, Анастасия Конантьева, Мария Марянина.

Өчкүл урта мәктәбеннән – Полина Лифантьева.

РЕГАТА иҗат клубыннан – Руфина Минсафина, Камилә Ибраһимова, Полина Медведева, Елизавета Спиридонова, Азалия Корбанова, Карина Пигалева, Дарья Левушкина.

Ким урта мәктәбеннән –  Арина Растворова, Балалар иҗат йортыннан  Карина Мартынова.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Кул эшләре» номинациясендә 1 урын – Камил Ибраһимова (2 сыйныф, Регата), 2 урын – Карина Пигалева (3 сыйныф, Регата), 3 урын – Дарья Битунова (3 сыйныф, икенче мәктәп)

"Рәсемнәр" номинациясендә 1 урын – Дарья Левушкина (3 сыйныф, Регата), 2 урын –  Полина Лифантьева (2 сыйныф, Өчкүл мәктәбе), 3 урын – Карина Мартынова (4 сыйныф, балалар иҗаты йорты)

Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев