Спас районында "Болгарда Ислам нуры" проекты тормышка ашырылды
Театральләштерелгән реконструкция Изге Болгар җыены кысаларында узды.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел Болгарының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Изге Болгар җыены узды. Әлеге тантана кысаларында "Спас районының социаль иминлеге "Хәйрия фонды" Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә "Болгарда Ислам нуры" дигән театральләштерелгән реконструкция проектын тормышка ашырдылар.
Проект 1100 ел элек булган һәм полиэтник дәүләттә берләштерүче роль уйнаган әһәмиятле вакыйганы күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев