“Олимпка юл” физика буенча олимпиаданың финал этабы 10-12 гыйнварда узды.
10-12 гыйнварда “Олимпка юл” физика буенча республика олимпиадасының ахыргы этабы узды. Бәйгедә республиканың 37 районыннан 159 укучы катнашты.
КНИТУ-КАИ профессоры Илгиз Галиев җитәкчеселек иткән мәртәбәле жюри составына КФУ һәм КНИТУ уку йортларыннан профессорлар һәм укытучылар керде.
Безнең район укучылары да бәйгедә сынатмады. Олимпиада нәтиҗәләре буенча, Иж-Борискино мәктәбенең 8 класс укучысы Софья Березкина һәм Ким мәктәбеннән Елена Дмитриева республика олимпиадасы призерлары дипломына лаек булдылар.
Укучы кызларның уңышында аларның остазы Лада Сусаринаның да өлеше зур.
Нет комментариев