Спас районы халкына iPhone 13 оту мөмкинлеге бирелде
Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше катнаша ала.
1 ноябрьдән 14енә кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә стационар участокларда Бөтенроссия халыкны санга алуда катнашучы татарстанлылар өчен фотоконкурс уза. Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен халыкны санга алу пунктларының берсендә баннер яки санга алу плакат фонында селфи ясап яки фотога төшеп, аны #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштеглары белән ВКонтакте яки Instagram челтәрендә үз битегезгә урнаштырырга кирәк. Социаль челтәрдәге аккаунт ачык булырга тиеш.
Фотоконкурста 1 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 14 ноябрьгә 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырылган фоторәсемнәр катнаша.
Бер кешедән конкурста бер генә фото катнаша ала.
«Народный Татарстан» төркеменең туры эфирында 1-14 ноябрьдә 20.00 сәгатьттә көн саен икешәр телефон уйнатыла. Җиңә алмаган фотолар конкурс ахырына кадәр катнаша.
Стационар сан алу участокларының адресын https://vk.cc/c7pBTv и https://vk.cc/c7pBWo сылтамасы буенча карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халыкны санга алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев