Спас районы егетләрен армия сафларына озаттылар
Бу юл Кораллы Көчләр сафларына өч егет китте.
Бүген Спас районы хәрби учет өстәлендә призывникларның чираттагы партиясен армия сафларына озаттылар. Быелгы көзге чакырылышта бу инде бишенче партия. Бу юлы Кораллы Көчләргә өч егет китте.
Һәр егет тормышында иң зур вакыйга белән аларны район администрациясе вәкилләре – район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина котлады. Алар егетләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр, исән-сау хезмәт итеп, имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм истәлеккә бүләкләр һәм безнең район өчен традицион сувенир тәңкәләр тапшырдылар.
Армиянең төрле гаскәрләренә егетләрне Казанның “Патриот” хәрби үзәгеннән җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев