Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы егетләре республика беренчелегендә призлы урыннарны алдылар

Армия кул көрәше буенча бәйге Казан шәһәрендә узды.

Спас районының тренер Ринат Шәрипов җитәкчелегендәге армия кул көрәше секциясенә йөрүче егетләр республика беренчелегендә призлы урыннарга лаек булдылар. Россия Герое Роман Игошин истәлегенә багышланган бәйге 4-6 февральдә Казан шәһәрендә үтте.

Ярышларда Татарстан Республикасыныд төрле төбәкләреннән килгән 117 спортчы катнашты.

16-17 яшьлекләр арасында 75 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Данил Нигманов беренче урынны алып, республика беренчелеге җиңүчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

12-13 яшьлекләр арасында 36 килограммга кадәр авырлыкта Глеб Пименов икенче урынга чыкты, ә 14-15 яшь төркемендә Никита Сергеев 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче булды.

45 килограммга кадәр авырлыкта Максим Шмырин дүртенче урынны алды.

Республика беренчелегендә гомуми команда зачетында исә Спас район командасы өченче урынга лаек булды.

Бәйгедә беренче урынны алучылар Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кереп, Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев