Спас районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр
Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.
ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.
Спас районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме Спасский муниципальный район РТ.
"Дәүләт пабигы – Спас районы үзидарә органнарынының, шулай ук ведомствога караган оешмаларның рәсми бите.
Социаль челтәрләрдәге рәсми чыганаклар аша Спас районында һәм Татарстан Республикасындагы файдалы һәм төрле кызыклы мәгълүматларны табарга, район җитәкчелегеннән үзеңне кызыксындырган сорауга җавап алырга була.
ТР Спас муниципаль районы төркемнәрендә (ВКонтакте) Спас районы халкы һәм килгән кунаклар администрация һәм ведомствога караган оешма җитәкчеләренә сораулар бирәләр һәм үзләренең мөрәҗәгатьләрен калдыралар, каты көнкүреш калдыклары чыгарып түгү, шәһәр урамнары буйлап йөргән хуҗасыз яки караучысыз маллар, парк һәм ял зоналарын төзекләндерү, инфраструктура төзелеше белән бәйле булган һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышалар...
Дәүләт пабликлары халыкка район җитәкчеләре белән элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Кыскача итеп әйткәндә, мөрәҗәгать һәм сорауларның берсе дә җавапсыз калмаячак." - ди Спас районы Советы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов.
Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев