Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы дәүләт инспекторлары 4 яшьлек хокук бозучыны туктаткан

Хәл Чәчәкле авылында була.

Спас районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен урап үтеп, урамнар буйлап квадроциклда йөргән 4 яшьлек малайны туктаткан.

Хәл Чәчәкле авылында була. Авыл урамнары буйлап йөргәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәрдән башка гына квадроцикл белән идарә итүче баланы күреп алалар. Идарәне югалтып, транспорт чарасы капкага килеп бәрелә. Дәүләт автоинспекторлары, шул исәптән Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Сафиуллин да, баланы туганнарына кадәр озатып куялар. Малай шәһәрдән дәү әнисе янына кунакка кайткан булып чыга. Ә мини-квадроциклны күргәч, аны иярләп, урамга чыгып китә.  

Хәзер бозу турында эш балигъ булмаганнар буенча эшләү бүлекчәсенә җибәреләчәк.

Дәүләт автоинспекторлары сүзләренчә, фаҗига могҗиза белән генә булмый калган, чөнки бала еш кына җиңел машиналар һәм йөк транспорты йөри торган юлдан барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев