Яңалыклар
Сораштыру ниләр турында сөйли?
Кичә район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.
Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы яр-дәмчесе Евгений Купоросов утырышта катнашучыларны җирле үзидарә органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен билгеләү өчен район халкы арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Шәһәр һәм авыллар халкы арасында үткәрелгән анкета төрле тармакка - мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь...
Кичә район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.
Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы яр-дәмчесе Евгений Купоросов утырышта катнашучыларны җирле үзидарә органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен билгеләү өчен район халкы арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Шәһәр һәм авыллар халкы арасында үткәрелгән анкета төрле тармакка - мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләрдә хәлнең торышына кагылган. Узган сораштыру белән чагыштырганда, кайбер мәсьәләләр буенча спаслыларның фикере уңай якка үзгәргән. Ләкин берничә сорауга халык түбән бәя биргән. Җаваплы кешеләргә бу тармактагы хәлләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителде.
Утырышта шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Римма Байрамян, җир һәм милек хокуклары палатасы рәисе Равил Галәветдинов чыгыш ясады.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Камил Нугаев гамәлдәге закон таләпләрен һәм нормаларын төгәл үтәргә, кимчелекләрне тиз арада юк итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев