Рәхәтләнде халык балыкка...
Күзгә йокы кермәс чакларда Чәчәкленең бер башыннан кереп китәм дә, икенче башына чыгып җиткәнчегә кадәр никадәр вакыйгалар хәтердә яңара.
Узган гасырның җитмешенче еллар азагында-сиксәненче еллар башында “Кызыл йолдыз” колхозына Ульяновск өлкәсенең Чардаклы станциясеннән туңдырылган балык ташыдылар. Ындыр табагында тартма-тартма мойва, скумбрия, путассу, тагын әллә нинди төрле балык өелеп торганын үзем күрдем. Мондый хәлнең әле колхоз тарихында күзәтелгәне булмаган. Иң кызыгы шунда, кайсыдыр заводта диңгез балыгының сыйфаты шик тудырган, шуңа күрә партиясе белән бракка чыгарганнар. Юкка әрәм булмасын диптер инде, хуҗалыкларга өләшкәннәр.
Амбардан фермага ташыган балык дуңгызга да җитте, халык та кыш буе кыздырып ашады. Ул чорда кибетләрдә тозлы кильки тулып ятты, дөрес, диңгез балыгы да кайтаргаладылар. Ә монысы бит аның бушлай. Кыскасы, дуңгызлар да балык ашап көнләп түгел, сәгатьләп симерде, халык та рәхәтләнде диңгез нигъмәтләренә.
Әле Чардаклы станциясеннән колхоз дуңгызларына ашатырга печенье белән вафля ташыганнарын да хәтерлим. Маллардан күбрәк халык кинәнде ул чакта, фермадан чиләкләп ташыдылар. Мин дә ярты чиләк алып төштем. Әбинең чәйдә җебетеп ашаганын әле дә хәтерлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев