Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һәр очрак аерым карала

Пенсия фонды идарәсенә "иминиятләштерелмәгән" чорларны да исәпкә алып, пенсияне яңадан исәпләп чыгару уңаеннан мөрәҗәгать итүчеләр арта. Кайбер сорауларга Пенсия фонды идарәсенең Спас районы буенча җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова аңлатма бирә.

- Иминиятләштерелгән пенсияне алучыларның хәзер пенсияне яңадан исәпләтеп чыгару мөмкинлеге бар. Мәсәлән, эшләгән елларны баланы (балаларны) яшь ярымга кадәр караган чорга алмаштырырга була. Бу исә балларда чагылыш табачак.
Кайбер очракларда моның нәтиҗәсендә пенсия күләме артырга мөмкин. Әмма алмаштырылган вакыт иминиятләштерү стажына кертелмәскә дә мөмкин. Бу валоризация максатында шулай эшләнә.
Яңадан исәпләп чыгаруның нәтиҗәсе индивидуаль күрсәткечләргә дә бәйле. Әйтик, бер яки ике баласы гына булган кешеләргә яңадан исәпләп чыгаруның файдасы булмаска да мөмкин. Баллар буенча исәпләп чыгарганда, шул исәптән авылныкы һәм выслуга стажы кими. Ягъни өстәмә түләү гарантияләнми, һәр очрак индивидуаль карала. Әгәр өстәмә исәпләп чыгару минус белән булса, тиешле карар чыгарыла һәм пенсия күләме үзгәрешсез кала.
Өстәмә исәпләп чыгаруның файдалы булу-булмавын Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, түләү эше материалларына нигезләнеп кенә ачыкларга мөмкин. Елларны алмаштыру белән бәйле рәвештә пенсияне яңадан исәпләп чыгарту өчен пенсионер гариза язып тапшырырга тиеш. Пенсия фонды идарәсенә паспорт, барлык балаларның туу турындагы таныклыгын (паспорт алулары күрсәтелгән булырга тиеш) алып килергә кирәк.
Вакытыннан алда пенсия алучылар стажны балларга алмаштыру нәтиҗәсендә пенсия хокукын югалтырга мөмкин, чөнки бу чор махсус стаждан чыгарыла. Пенсия 2015 елда билгеләнүчеләргә пенсияне яңадан исәпләтүнең кирәге юк, чөнки алар өчен уңайлы вариант пенсияне билгеләгәндә үк сайланды.
Гаризаларны Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, шулай ук 3-13-24 телефоны буенча язылып та тапшырырга була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X