Петербург тележурналисты Болгар турында фильм төшергән
Фильмның кайчын чыгуы әлегә билгесез.
Февраль аенда Болгарда Санкт-Петербург шәһәреннән тележурналист, режиссер һәм политолог Валерий Татаров булып китте. Ул изгеләр турында фильмнар төшерү белән шөгыльләнә.
Үзенең әйтүенчә, безнең якларга аны Петербургта яшәүче танышлары белән булган чын могҗиза китергән.
Гаиләләрендә берәү бик каты авырып киткәч, алар чын күңелдән Изге Авраамийгә гыйбадәт кыла башлыйлар. Нәтиҗәдә авыру сихәтләнә. Рәхмәт йөзеннән алар изгенең зур иконаларын ясатып, төрле чиркәүләргә бүләк итәләр.
Ә Татаровтан алар изге турында документаль фильм төшерүе турында үтенәләр.
Изге Авраамийның бөтен гомере Болгар белән бәйле булганга күрә, режиссер безнең якларга килеп чыгарга, җирле халык белән аралашырга карар итә.
Валерий Николаевич Изге Авраамий чиркәвендә, изгеләр коесы янында була, шәһәребезнең башка истәлекле урыннары, кешеләр белән таныша.
Фильмның чыгу вакыты әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев