Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Пенсия фонды авылда яшәүчеләрнең пенсиясенә өстәмә түләүләр турында аңлата

Ташламадан файдалану өчен авыл хуҗалыгында аз дигәндә 30 ел хезмәт стажы булырга тиеш.

Пенсия фонды авылда яшәүчеләрнең пенсиясенә өстәмә түләүләр турында аңлата 

Ташламадан файдалану өчен авыл хуҗалыгында аз дигәндә 30 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Авыл Советы, авыл кибете, балалар бакчасы, медпунктта эшләгән өчен өстәмә түләү каралмаган.

Татарстанда эшләмәүче 60 меңгә якын кешегә авыл җирлегендә күпьеллык эш стажы өчен пенсиягә өстәмә акча түләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә аның кемгә бирелүе, нинди очракларда гариза язарга кирәк булуы турында аңлаттылар.

«Өстәмә акча алу өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел стаж тупларга, яшәү урыны буенча авылда теркәлергә һәм эшләмәскә кирәк. Закон буенча өстәмә акча алырга тиешле һөнәрләр исемлеге бар», диелгән хәбәрдә.

Авылда яшәүчеләргә өстәмә акча 1511 сум, яки теркәлгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Расланган түләү 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044 сумга җитте. Ул пенсиянең расланган база өлешен индексацияләүгә бәйле рәвештә ел саен арта.

Әгәр дә пенсионер 80 яшькә җитсә яки беренче төркем инвалид булса, расланган түләү күләме икеләтә арта һәм 12088 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә акча закон буенча билгеләнгән түләүгә карап исәпләп чыгарыла һәм 1511 сум тәшкил итә.

Авылда яшәүче кеше авыл советында, авыл кибетендә, балалар бакчасында, медпунктта эшләгән очракта, өстәмә түләү бирелми. Колхоз, совхоз яки фермер хуҗалыгына кергән оешмалар искәрмә була. Ул очракта ташлама саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев