Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Лига форум” өченче сменаны кабул итте

Болгар тыюлыгы территориясендәге палатка шәһәрчеге базасында эшләүче “Лига Форум” студентлар мәгариф форумында өченче, бөтенроссия сменасы ачылды.

“Университетлар” дигән сменада Россиянең 16 төбәгеннән, шул исәптән Кырым, Әстерхан, Архангельскидан һәм илнең башка югары уку йортларыннан 400дән артык студент ял итәргә тиеш. Сменада Татарстанда студентлар хәрәкәтенең ныклы үсеше буенча фикер алышу төп бурыч итеп куела. Программага хакимият органнары, әйдәп баручы эшкуарлар, спортчылар, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар кертелгән.
Сменаны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы президенты Руфат Кыямов, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр палаткалы лагерь базасында форумның “Профессионаллар” һәм “Лидерлар” дигән беренче һәм икенче сменалары эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев