Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лагерьда өченче смена эшли башлады

"Болгар" балалар сәламәтләндерү лагерында өченче смена эшли башлады.

Бу юлы лагерь 130 баланы кабул итте. Аларның 30ы - безнең районнан, калганнары - Казаннан. Безнең балаларның ялын оештыруны финанслау мәсьәләсен Изге Авраам чиркәве үз өстенә алган. Ике атна дәвамында балалар төрле чараларда катнашачак.
Быел 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан монда төрле чаралар үткәрү карала. Бородино сугышының инсценировкасы аеруча кызыклы булачак. Үткән ел балалар Измаилны алу күренешен күрсәттеләр. Ул бик мавыктыргыч һәм истә калырлык булды
Балаларны шулай ук Болгар музей-заповеднигына экскурсиягә алып барачаклар, Изге Авраам чишмәсенә төшү планлаштырыла.
Балалар шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәк. Лагерьны оештыручылар һәр чараны алдан уйлап һәм планлаштырып куйган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь смена