Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Коткаручылар эше белән таныштылар

Шәһәрнең беренче мәктәбеннән һәм санаторий интернат-мәктәптән "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәт активистлары 132нче янгын-коткару частендә булдылар.

Укучыларга частьтә булган техниканы, коткару җайланмаларын, янгын сүндерүче киемнәрен күрсәттеләр. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын чыкканда нишләргә, кешеләрне яна башлаган бинадан ничек эвакуацияләргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Юнармиячеләр коткаручы экипировкасын үзләре дә киеп карадылар, баудан элмәкләр ясарга өйрәнделәр, янгын сүндерү машинасының кабинасына кереп карадылар. Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев