Яңалыклар
Коррупциягә каршы көрәш – мөһим мәсьәлә
Дүшәмбе көнне коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Комиссия утырышы эшендә, даими әгъзалардан тыш, кайбер ведомстволар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Утырышта катнашучылар норматив-хокукый акт проектларына коррупциягә каршы ясалган экспертизага кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, җирле үзидарә органнарында эчке финанс контроле эшенең нәтиҗәләре белән таныштылар. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча башкарма комитет юристы Марина Гайфетдинова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов, башкарма комитетның баш белгече Ольга Земскова чыгыш ясады.
Утырышка комиссия рәисе, район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, һәркем гамәлдәге норма һәм закон таләпләрен төгәл үтәргә тиеш, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев