Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Тиздән бөтен дөньядагы мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете җитә. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.

- Мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Шушы изге вакытларда күңелләребез игелек, мәрхәмәтлелек, миһербанлык хисләре белән тулган була. Мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмгә тагын да зур хозурлык өсти. Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары яхшылык кына кылырга тырышалар, ярлыларга ярдәм итәләр.
Гасырлар дәвамында бу бәйрәм төрле милләт халыкларын тагын да якынайтты, традицияләргә хөрмәт тәрбияләде.
- Татарстан һәм Россия мөселманнары илебезнең җәмәгать тормышында актив катнашалар, хәйриячелек эше алып баралар, динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Бу яктан безнең Спас районы үрнәк булып тора. Болгарда Ислам академиясе төзелде һәм озакламый дөньяның төрле почмакларыннан бирегә тыңлаучылар һәм укытучылар җыелачак һәм традицион ислам нигезләрен өйрәнә башлыйлар. Ислам ул - тынычлык дине.
Бездә төрле дин вәкилләре бердәм һәм дус гомер итә, дини бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Мәсәлән, Изге Авраамий фестивале дә, Сабантуй һәм Раштуа, Нәүрүз бәйрәмнәре дә, районда яшәгән халыклар фестивале дә күңелле үтә, бу бәйрәмнәрдә районда яшәгән барлык милләт халкы катнаша. Хезмәт уңышларында да төрле милләт вәкилләренең көче керә. Кайсы гына тармакны алма, анда берничә милләт кешесе бергә дус, тату эшли һәм яши. Киләчәктә дә шулай булырга тиеш. Бергә булганда гына без билгеләнгән планнарны тормышка ашыра алабыз.
Барыгызны да Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм күңелләргә шатлык өстәсен, һәр йортка тынычлык, иминлек, шатлык, нык сәламәтлек алып килсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X