Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Конкурста катнашкан өчен

Ульяновск шәһәрендә үткән "Когда поют солдаты" унынчы регионара хәрби-патриотик җыр конкурсында катнашып, безнең үзешчәннәр дипломнар һәм кубокларга ия булдылар. Алар төрле яшь төркемнәрендә "Вокал-соло" һәм "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Маргарита Пензина (җитәкче), Алена Тимофеева һәм Татьяна Аристовадан торган "Волжские зори" вокаль ансамбле - икенче дәрәҗә, Ксения Колчина өченче дәрәҗә...

Ульяновск шәһәрендә үткән "Когда поют солдаты" унынчы регионара хәрби-патриотик җыр конкурсында катнашып, безнең үзешчәннәр дипломнар һәм кубокларга ия булдылар.
Алар төрле яшь төркемнәрендә "Вокал-соло" һәм "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Маргарита Пензина (җитәкче), Алена Тимофеева һәм Татьяна Аристовадан торган "Волжские зори" вокаль ансамбле - икенче дәрәҗә, Ксения Колчина өченче дәрәҗә лауреат булды. Ул якташыбыз, тарихчы Николай Марянин шигыренә Сергей Лямин иҗат иткән (аның белән безнең артистларны иҗади дуслык берләштерә) Болгар турында җыр башкарды.
Лауреатларга кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.
Ә Ольга Бурмистрова белән Ольга Лобанова конкурста катнашкан өчен беренче дәрәҗә дипломнар белән билгеләп үтелделәр, Александра Горячкина белән Дарья Севастьянова өченче дәрәҗә дипломантлар исемлегенә керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев