Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, планда каралганча, бу сусыл азык 19 мең тоннадан артык әзерләнгән.
Печән әзерләү тулы көч белән бара. Әлегә 21 мең тоннадан артык печән җыелган, тик аны кышка җитәрлек итеп туплап кую өчен, шактый тырышырга туры киләчәк. Шәхси хуҗалыкларда да әлегә 14130 тонна гына әзерләгәннәр, бу бик аз.
Шул ук вакытта көзге культуралар чәчү өчен 18300 гектар туфрак әзерләнгән, бу пландагы мәйданнарның 82 процентын тәшкил итә.
Кичә кайбер хуҗалыкларда көзге арыш һәм көзге бодай уруга керештеләр. Һава шартлары уңай торса, пәнҗешәмбе көнне комбайннар игеннәрне суктыруга керешәчәк.
Фото: http://novosibmebel.ru/3091/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев