Халыкны кабул итәләр
Узган ялларда безнең районда “Бердәм Россия” партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү пункты эшләде.
Бу юлы Никольск, Аграмак, Ямбакты авылларында яшәүчеләр үз тәкъдимнәрен һәм фикер-теләкләрен җиткерделәр. Барысы 22 наказ алынды. Бу авылларда яшәүчеләр җәмәгать кабул итү пунктына торак пунктлардагы юлларның торышы, җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату, яшь гаиләләргә торак алу өчен каралган программага һәм башка нәрсәләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның барысы да тиешенчә өйрәнеләчәк һәм хәл итү юллары каралачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия”нең күчмә кабул итү пункты республикада июль аеннан бирле эшли. Расланган график нигезендә, ул Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрдән наказлар җыя һәм партиядән республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга тапшыра.
Теләге булган һәр кеше үзенең мөрәҗәгатен “Минем депутат” сайтына тапшыра һәм “кайнар линия” телефонына шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев