Чистай шәһәрендәге "Чистай" мәдәни-күңел ачу үзәге базасында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен республика марафонының IIIнче этабы үтте. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты.
Марафонга безнең районнан тармак технологияләре техникумы студентлары Диана Логинова, Ирина Николаева, Михаил Нагоркин, шулай ук Эдуард Хәмидуллин, Евгений Рунов барды.
Марафон программасына өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләрен презентацияләү, инвалидларның "Крылья Барса" баскетбол клубы спортчылары катнашында мастер-класс һәм башка төрләр кертелгән иде. Коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче инвалидларга "Овертайм" фильмын күрсәттеләр. Документаль лента һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Республиканың инвалидлар җәмгыяте оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев очрашуда катнашучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде.
Марафонны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы репспублика оешмасы Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә оештырды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мондый чараларны киләчәктә дә үткәрергә кирәк, дигән фикерләрен әйттеләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев