Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Искә төшереп торыр

Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Болгарның үзәк мәйданындагы Геройлар Аллеясендә агачлар утырттылар.

Чарада район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илһам Кузнецов, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, учреждениеләр белгечләре катнашты.
Ылыслы яшь агачларны Бөек Ватан сугышы елларында фронтта кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәткән якташлырыбыз – Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерына куелган бюст янәшәсендә утырттылар.
Мондый акция киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ватаныбызны саклаган батыр солдатлар турындагы истәлекләрне киләчәк буыннарга да кадерләп тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев