Интернет аша сатып алу: дөрес сайларга өйрәник
«Сирәк очрый торган маркалы автомобиль сатып алдым. Безнең шәһәрдә запас частьләр табып булмый. Интернет-кибетләрдән эзләп карадым, барысы да бар, бәяләре дә «тешли» торган түгел. Әмма бөтен җирдә дә алдан акчаны тулысынча түләргә кушалар, шунсыз товарны җибәрмиләр. Алдамаслармы икән, дип шикләнеп калдым. Нишләргә икән?» Марина Владимирова, Болгар шәһәре.
Газета укучыбыз соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова җавап бирә:
– Чыннан да, Интернет аркылы җаның теләгән товарны табарга була, аларның бәясе дә гадәти сәүдә нокталарындагыга караганда түбәнрәк. Хәзер күп кеше мондый мөмкинлектән файдаланып, үзенә кирәкле товарны сатып ала. Әмма игътибарлы һәм сак булырга, кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Интернет-кибет сайтына кергәч, иң әүвәл сәүдә хезмәте күрсәтә торган оешма, аның мәгълүматлары белән кызыксыныгыз. Әйтик, мондый сәүдә ноктасының баш битендә «О нас», «О компании», «Контакты» бүлекләре урнаштырылган булырга тиеш. Бу бүлекләр аша компания, аның реквизитлары, юридик адресы, телефоны, урнашкан урыны белән танышырга мөмкин. Биттә санлы ИНН (салым түләүченең индентификацияле номеры) һәм ОГРН (төп дәүләт теркәү номеры) кодлары күрсәтелергә тиеш. Әлеге кодлар ярдәмендә предприятиенең ялган булу-булмавын ачыклый аласыз. Дөрес, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтына керергә һәм күрсәтелгән санлы кодларны тикшерергә кирәк.
Әгәр дә онлайн-кибетнең мондый мәгълүматлары юк икән, аның хуҗалары кешедә шик тудырырга тиеш.
Берәр төрле товар сатып алганда, түләүнең җайлы һәм имин ысулын сайларга тырышыгыз. Сатучы берничә вариант тәкъдим итсә, тагын да яхшырак. Мондый очракта оешманың банктагы исәп-хисап счетына акчаны курыкмыйча күчерергә була. Димәк, алыш-биреш итүнең мондый юлы ышанычлы, сатучы – җитди. Ә менә акчаны банк картасына күчерү ысулы белән түләү кешедә шик уятырга мөмкин. Чөнки хәзер каракларның кешеләрне алдаулары турында еш сөйлиләр. Мәсәлән, банк картасы бөтенләй таныш булмаган кешегә ачылган булырга мөмкин, халыкны алдап акча җыю белән онлайн-кибет тә кинәт кенә “югала”. Аны эзләп табу өчен күп вакыт китә. Кайчак әле таба да алмыйлар.
Сатып алучылар интернет-кибет аша яздырып алган товарга акчаны почтада түләп алу ысулыннан да бик теләп файдалана. Мондый ысул безне ышанычлы булуы белән җәлеп итә. Интернет-кибет хезмәткәрләренең кирәкле товарны җибәрәчәгенә һәм аның посылка белән киләсенә күпләр шикләнми. Әмма барысына да йөз процент ышанып бетәргә ярамый. Мәсәлән, адресатка посылканы акчаны тулысынча түләгәч кенә бирәләр, бары шуннан соң гына посылканы ачып карый аласың. Тартмага брак яки сыйфатсыз товар да тутырып җибәрү очраклары билгеле. Почта кагыйдәләре буенча, түләп алган посылка кире кабул ителми, акчасын да кайтарып бирмиләр.
Сатып алучыларның компания һәм сатып алган товар турындагы фикер-тәкъдимнәре белән танышыгыз. Аларны гадәттә сатучы оешма сайтында, шулай ук бәйсез чыганакларда: форум, социаль челтәрләрдә, блогларда урнаштыралар. Аеруча да сату-алу белән кызыксынмаган кешеләрнең дә фикерләре игътибарны җәлеп итә. Җаваплы компания кулланучылар белән һәрвакыт теләп аралаша, кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Шуңа күрә теләге булган кеше сайтка кереп, онлайн-режимда сатучыга сорау белән мөрәҗәгать итә ала. Мондыйларның үтенечен беркайчан җавапсыз калдырмыйлар. Теләсә нинди сорау биреп, товарны җибәрү һәм түләү, аның характеристикасы, оешманың төгәл адресы белән кызыксына аласыз. Алынган дөрес җаваплар хезмәткәрләрнең товарның сыйфаты турында кайгыртуын ачык чагылдыра.
Кибет сайтының бизәлешенә дә игътибар итегез. Җитди оешмаларның күбесе челтәрдә үзләрен сыйфатлы һәм мөмкин кадәр җайлырак итеп тәкъдим итәргә тырыша. Бу максаттан алар сайтларны махсус студияләрдән эшләтеп ала, моның өчен зур акчаны кызганмый. Нәтиҗәдә кулланучыларны җәлеп итә ала торган продукт барлыкка килә. Димәк, сайт һәм сәүдә ноктасы хуҗасы озак һәм нәтиҗәле эшләргә җыена. Гадәттә, мондый сәүдә нокталары сатып алучыларның ышанычын яулый да инде.
Товарны китерү һәм кире кайтарып бирү шартлары белән танышырга да онытмагыз. Товарны курьер китергәндә яки шул ук почта аша кулланучыга тапшырганда, чек яки башка озату документлары, кабул итү-тапшыру акты, шулай ук тапшыру кәгазе бирелә. Җитди компанияләр шулай ук сатып алучыга товар турында тиешле мәгълүмат бирә, товарны кире кабул итеп алу шартлары һәм товарга техник хезмәтнең ничек күрсәтелүе белән таныштыра. Товарда брак табылган очракта, сез аны курьерга шунда ук кире кайтарып бирә аласыз.
Товарны почта аша яздырып алганда хәл бераз катлаулырак. Инде әйтеп үтелгәнчә, элемтә бүлекләрендә посылкаларны кире кабул итеп алмыйлар, клиентлар түләгән акчаны да кире кайтарып бирмиләр. Шуңа күрә, посылканы алганчыга кадәр тартманы игътибар белән күздән кичерегез. Бәрелгән, яньчелгән яки сугылган урыны күренмиме, ачмаганнармы? Товарның авырлыгын үлчәп карарга да онытмагыз, ул почта квитанциясендә күрсәтелгәннән җиңел булмаска тиеш. Әле бу очракта да посылкада нәкъ менә сез заказ биргән товар ята, дип ышандырып әйтеп булмый. Безнең бүлеккә почта аша алынган товарның сыйфатыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр аз булгалады.
Әгәр дә инде акча түләп тә товар килмәсә, сатучы элемтәгә чыкмаса яки акчаны кире кайтарып бирүдән баш тартса, сез хокук саклау органнарына гариза язып тапшыра аласыз. Әлбәттә инде, сатып алу-сату турындагы килешүне, чек һәм товарга акчаның тулысынча түләнүен раслый торган башка документларны да күрсәтергә онытмагыз. Интернет-кибет аша берәр товарга заказ биргәндә игътибарлы булырга кирәк. Югарыда телгә алынган кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышыгыз. Бары шул очракта гына үзегезне алдакчылардан саклап кала алырсыз. Бер тапкыр кискәнче, башта җиде кат уйлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев