Җиңү белән сезне, нәни спортчылар!
Балалар бакчалары арасында уздырылган “Здоровячки-2019” спорт бәйгесендә “Солнышко” бакчасы командасы җиңеп чыкты.
Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара бездә инде унберенче тапкыр уздырыла. Быел да яшь спорт сөючеләр һәм аларның остазлары көч сынашу өчен Мәдәният йорты спорт залына җыелды.
Җиңүче командасыннан тыш, ярышларда “Родничок”, “Колосок”, “Теремок” бакчаларының өлкән төркеменә йөрүче балалар катнашты. Һәр команда бер үк төсле, эмблема һәм команда исеме язылган форма кигән алты яшь спортчыдан торды. Конкурсантлар жюрида утыручылар, җанатарлар, залдагы тамашачылар - яшьтәшләре, әти-әниләре һәм дәү әниләре алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Эстафеталарда исә һәр бала үзенең җитезлеген, батырлыгын, командада эшли белү сәләтен күрсәтә алды. Шулай итеп, ярыш барышында балаларга туп, кыршау, скакалка һәм башка әйберләр белән эш итү осталыгын күрсәтергә туры килде. Яшь спортчылар шулай ук “Баскетбол”, “Китереп җиткер һәм эләктер”, “Доктор Айболит” һәм башка күңелле эстафеталарда көч сынаштылар. Җанатарлары да дусларына алкышлары белән генә түгел, биюләре белән дә ярдәм итте.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә икенче урынга “Родничок” яшь спортчылары чыкты, өченче урынны “Колосок” белән “Теремок” командалары бүлеште. Соңгы ике командага спорт мәктәбеннән традаицион бүләкләр – футбол туплары эләкте.
Ярышларда катнашучыларны жюри башлыгы - район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сәламләде.
Конкурста катнашучы һәр балага грамоталар, символик медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев