Файдалы семинар
“Колосок” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының методик берләшмәсе утырышы булды.
Семинарда катнашучыларны кече һәм уртача яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүгә кагылышлы булган эшчәнлек белән таныштырдылар.
Балага тиешле мәгълүматны истә калдырырга һәм аны кирәк вакытта искә төшерергә ничек ярдәм итәргә? Сөйләм активлыгын үстерүгә ничек кызыксыну уятырга? Семинарда катнашучылар әлеге һәм башка сорауларга җавапны Любовь Битунова уздырган дәрес барышында алдылар. Уртача яшьтәгеләр төркеменә йөрүчеләр рифмалаштырылмаган шигырьләр чыгардылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, схемалар төзеделәр. Елена Емельянова белән логопед Галина Макарова сөйләм телен үстерү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев