Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләре җиңел түгел

Спас һәм Әлки районнары буенча районара күзәтчелек хезмәте һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Сергей Деманов әлеге системада унөч елдан артык эшли. Райондагы ике йөздән артык объектны, шул исәптән торак йортларны даими игътибар үзәгендә тотарга туры килә инспекторга.

Эчке хезмәт майорының төп бурычы - оешмалар һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвен тәэмин итү, ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен вакытында тиешле чаралар күрү. Кисәтү эшләре дә зур әһәмияткә ия. Шәһәр һәм авыллар буйлап оештырылган рейдлар барышында ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрә.
- Соңгы елларда уңай үзгәрешләр сизелә, - ди ул. - Элегрәк, мәсәлән, кагыйдә бозу очраклары күп теркәлде. Хәзер исә безнең закон сагында торуыбыз һәм даими тикшерүләр уздыруыбыз турында кешеләр әйбәт белә. Әлбәттә инде, кимчелекләр ачыкланган очракта, гаеплеләргә карата шунда ук тиешле чаралар да күрелә...
2011 елда Сергей Александрович "Булгария" теплоходы белән килеп чыккан фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, моның өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
2016 елда районда 24 янгын чыккан, ут эчендә калган ике кешенең гомере өзелгән, ике кеше җәрәхәтләнгән. Янгын чыгу нәтиҗәсендә ике миллион сумнан артык зыян китерелгән. Быел, мәсәлән алты янгын чыгу очрагы теркәлгән, бер кешенең гомере өзелгән. Бу саннар борчылырга мәҗбүр итә. Әйе, янгын сүндерүчеләрнең эше җиңел түгел. Форсаттан файдаланып, Сергей Деманов янгын сүндерүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәм белән котлый, исәнлек-саулык, бәхет тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев